15 августта 45 яшьлек эшмәкәр, "Башкортстанның мәдәни програмнар дирекциясе" автоном оешмасы җитәкчесе Гөлнара Юрина, бюджет акчаларын аеруча зур күләмдә урлауда шикләнелеп, тоткарланган. Аңа Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллинга карата ачылган җинаять эше кысаларында "акча үзләштерү яки яки исраф итү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу хакта ФСБның төбәк идарәсе, Тикшерү комитеты һәм эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Юринаны 6 сентябрьгә кадәр сак астына алу карары чыгарды.
Тикшерү фаразлавынча, 2023 елда "Башкортостан" дәүләт концерт залы мөдире Вилдан Яруллин, конкурс үткәреп тормыйча, эшмәкәр Гөлнара Юрина белән "Геройлар вакыты" җыр бәйгесен оештыру турында килешү төзегән. Юрина үз хезмәтләре бәясен күпкә арттырып күрсәткән һәм бюджеттан 33,6 миллион сум алган.
Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, Яруллин күрсәтелгән хезмәтләрне ныклап тикшермичә документларга кул куйган, ә урланган акчаларны алар үз белдеклеге белән тоткан.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, тикшерү барышында 17 урында тентү уздырылган, мобиль телефоннар, компьютерлар, финанс документлары, акча, кыйммәтле бизәнү әйберләре алынган.
"Башкортстан" дәүләт концерт залы мөдире, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин майдан бирле сак астында, аңа вазифасы вәкаләтләрен арттыруда гаепләү белдергән.
Юрина оешмасы Башкортстан мәдәният министрлыгы белән бәйле бөтен зур чараларны уздыра. "Китап бәйрәме" ярминкәсе, Фольклориада, WorldSkills Russia кебек чараларны Дирекция оештырды. "Пруфы" басмасы әлеге дирекциянең министрлык аша акча алуы турында зур тикшерү чыгарды. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да, Гөлнара Юрина да журналистларның гаепләүләрен кире какты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум