Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакытлыча җиңү һәм репрессияләр. Куштау хәлләренә 5 ел


Куштауда Башкортстан байрагы белән протест, 2020 ел
Куштауда Башкортстан байрагы белән протест, 2020 ел

Башкортстанда Куштау вакыйгаларына биш ел. Ул вакытта гади халык җиңеп, шиханны "Сода" ширкәтенә бирүдән саклап калды. Әмма биш ел узу белән бу каршылык чараларында катнашучыларның бер өлеше төрмәдә утыра, бер өлеше мөһаҗирлектә, башкалар куркытылган.

Биш ел элек бу вакытта Башкортстан халкы Куштауны яклауда берләште. Республикадагы куәтле "Сода" ширкәтенә каршы чыгып, хакимият каршында үз сүзен әйтә алды кешеләр. Әмма биш ел узу белән бу каршылык чараларында катнашучыларның бер өлеше төрмәдә утыра, бер өлеше мөһаҗирлектә, кешеләр өркетелгән. Азатлык ул вакыттагы вакыйгаларны искә ала һәм андый хәлләрнең кабатлануы мөмкинме дип белгечләрдән сорады.

2020 елның августы. Башкортстан тарихында халыкның бердәм булып берләшүе, хакимиятнең басымына каршы торып гап-гади кешеләрнең үз сүзен әйтә алуы белән кереп калды. Кешеләр Куштауны якларга дип тау итәгенә килде, берничә көн яңгырда, көне-төне полиция һәм Росгвардия басымына, кыйнавына, провакаторлар һәм оештырылган "титушка"ларга каршы тора алды. Халык Куштау итәгеннән китмәде. Куштауны "Сода" ширкәте чимал урынына эшкәртүгә каршы чыгучылар арасында шушы җирләргә якын булган авыл кешеләре дә, җырчылар да, активистлар да, режиссерлар да, журналистлар да, фермерчылар да, укытучылар да галимнәр дә бар иде. Куштауны яклау чын халык каршылыгына әверелде. Активистлар аны федераль дәрәҗәдәге вакыйгага күтәр алды. Мисал өчен, нәфис сүз остасы Максим Галкин үз социаль челтәрләрендә халык ягына басты, музыкант Юрий Шевчук үз сүзен әйтте. Җырчы Айдар Галимов халык ягына чыгып җыр яздырды. "Куштау, яшә!" шигаре бик тиз таралды.

Кайчан һәм ничек башланды?

31 июль — каршылыкның башы
Корбан бәйрәме вакытында активистлар "Сода" ширкәтенең Куштау тавында урманны кисә башлавын белде.

3–6 август — чатырлар аланы, бәрелешләр
Активистлар шиханның итәгендә чатырлар кордыл. Башта бары тик ике чатыр гына иде. Ләкин өч көннән соң аларга дистәләрчә кеше кушылды. Полиция һәм "Сода"ның хезмәткәрләре аларны тоткарлый башлады.

9 август — "Куштау, яшә!" флешмобы
Зур чара, биредә 3–5 мең катнашучыны берләштерде: алар Башкортстан байрагы астында кешеләр озын чылбырга тезелде, "Куштау, яшә!", "Куштауга кулларны читкә!" һәм "Куштау безнеке" дигән шигар белән чыгыш ясады.

15–16 август — Тәртип бозулар һәм Радий Хәбировның килүе
"Сода" ширкәтенең саклаучылары һәм көч структуралары белән бәрелешләр булды, күпләр тоткарланды һәм чатырлар аланы җимерелде. Халык янына Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров килде һәм компромисс табылганчы "Сода" ширкәтенең биредә эшчәнлеге тукталып торачак дип вәгъдә бирде.

29 август — Куштауга аерым статус бирелүе
Башкортстан башлыгы соравы белән Русия Тикшерү комитеты "Сода"ның приватизациясен процессын тикшерә башлады. 2 сентябрьдә Куштау махсус саклана торган табигать территориясе дип игълан ителде.


2020 елда кешеләр бернинди үзләре оеша алды. Бернинди дә сәяси фирка ярдәме, идаршсе кирәк булмады. Бернинди дә оппозиция хәрәкәт тә бу эшне оештырмады. Кешеләр лидерсыз берләшә алды, Куштаудагы яклауга чыкты. Бу нәрсәне күрсәтте? Меңләгән кеше тиз генә мобилизацияләнә, үз сүзен әйтә ала һәм хакимиятне чигендерүгә ирешә ала дигәнне исбатлады. Бу хакимиятне шүрләтте. Ул чигенде. Гомер булмаган хәл, каршылык күрсәтүче халык янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килеп сөйләшергә мәҗбүр булды. Халык үзенекенә иреште, "Сода"ның эшчәнлеге туктылды һәм соңыннан Куштауга аерым саклана торган статус бирелде.

Куштау — төбәкләрдәге протестларның хакимият карарын үзгәртә алган сирәк очракларның берсе. Ләкин җиңү вакытлыча булды. Аның өчен бәяне түләргә туры килде. Куштау вакыйгалараннан соң берникадәр тыныч тормыш булып алды да аннары тоткарлаулар башланды: активистларга штрафлап салынды, кулга алыну очраклары булды. Мәсәлән, Рифат Холматовка җинаять эшле ачылды.

Әмма көчле басым узган ел, 2024 елда көчәйде. Куштауны яклаучыларның берсе Фаил Алсынов 4 елга колониягә хөкем ителде. Бу карар аның Куштау булмаса да экогик проблемнарны күтәргәндә әйткән сүзләре сәбәпче булды. "Кара халык" дигән сүзләр кулланган чыгышын Радий Хәбиров күрсәтмәсе белән тикшерелде һәм шуның нигезендә җинаять эше ачылып, ул гаепле дип табылды. Әмма моның белән генә хәлләр тәмамланмады. Алсыновны яклап Баймак беләнУфада каршылыклар булды. Кешеләр бастырылды, кыйналды, "массакүләм тәртипсезлекләр" дигән мәддә нигезендә 70тән артык кеше тоткарланды һәм бер ел дәвамында аларны төрмәгә утырту эше дәвам итә.

Журналист, "Аспекты Башкортостана" медиасының башлыгы Руслан Вәлиев биш ел элек Куштау вакыйгалары эчендә булды. Ул каршылыкның ничек барганын күзәтте, язды, эчендә кайнады. Бүген биш ел элек булган вакыйгаларны җылылык белән искә алам ди ул, төштә кебек булды, әмма Башкортстан тарихында мөһим вакыйга дип бәяли.

— Куштаудагы каршылыкны, аны яклау вакыйгаларында эчендә кайнадым, журналистик эшемдәге иң кызыклы мизгел булды дип саныйм. Ул чактагы вакыйгалар эчендә төрлесе булды, әмма сивил җәмгыять өчен, халык өчен уңышлы тәмамланды. Бер мизгелгә бу җиңү республикада кешеләрнең активизмының үсеше өчен яхшы нигез булды дип тоелды. Моның өчен бөтен шартлар да бар иде. Лидерлар калкып чыкты, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр оешты. Алар хакимият вәкилләре белән капма-каршы очрашып сөйләшә башлады. Активизм көчле булды. Экология темасында кешеләр үзләрен күрсәтеп килде. Әмма болар барысы да Русиянең Украинага бәреп керүе белән үзгәрде, — дип искә ала журналист. — Куштауның җиңүе озак дәвам итмәде. Уңай казанышлар сугыш башлану белән юкка чыкты. Сәясәт коточкыч кырысланды, репрессив кануннар кабул ителде, кешеләр буыла башлады.

Вәлиев Куштауны яклап чыгучылардан хакимият максатчан үч алып, аларны берәм-берәм төрмәгә утыртты дип санамый. Баймак вакыйгалары этәргеч булды, дигән фикердә түгел ул.

— Соңгы биш елда Башкортстанда репрессив машина бик актив эшләде, Куштау өчен көрәшкән активистлар, чыннан да, Баймак протестларыннан соң төрмәләргә утыртылды. Күпләре Куштау вакыйгаларында катнашкан кешеләр. Әмма ул вакытта бик күп кеше чыкты. Мин хакимият Куштау өчен үч алу теориясен якламыйм. Ул процесслар эчендә булдым һәм киресенчә, хакимият халык ягына басты бит, килешә алдылар. Хакимият моңа шат кебек тоелды миңа. Алар берникадәр вакытка активистлар белән "баллы ай" үткәрде дигән хис калды. Бер-берартлы очрашулар булды, активистлар дәүләт телевидиние, радиоларының эфирларына чакырылды.

Мәсьәлә шунда: күпләр соңыннан репрессия тегермәненә астына эләкте, чөнки Куштауда булганнар башка темаларда да активлык күрсәтә башлады. Үз көчләренә ышанды алар. Ачык мисал - Фаил Алсынов. Ул бүген төрмәдә, — ди Вәлиев.

Хәбиров Куштау мәсьәләсендә әлегә чигенергә мәҗбүр булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

Вәлиев фикеренчә, Куштау кебек вакыйгаларның кабатлануын көтеп утыру — самимилек. Ул кешеләрнең Кырыктытау мисалын искә төшерә. Хакимият сабак алды, халыкка үз хокукларын яклаганда җиңү хисен тоярга ирек бирелмәячәк, ди ул.

— Кырыктытауны яклаучылар үз җирләрен, урманнарын һәм табигать байлыкларын саклый алмады. Нинди нәтиҗә ясарга була? - дип дәвам итә журналист. — Хакимият инде халыкның табигать һәм җир өчен көрәшен исәпкә алмый, кемдер тавыш күтәрсә дә, аларны тыңлаучы юк. Кызганычка каршы, бүгенге көндә көчле репрессив машина шартларында хакимият көчле булуын аңлый, кешеләрне бик җиңел баса. Халыкны дәшмәскә мәҗбүр итә. Кырыктытауны Куштау үрнәгендә якларга тырышу уңышсыз тәмамланды, активистлар куркытылды, Урал Байбулатовка карата җинаять эше ачылды.

Әлбәттә, үзгәреш булыр дип ышанасы килә. Әмма объектив караганда, кызганычка, моңа бернинди дә сәбәпләр юк. Башкортстан халкы белән аралашам, сорашам, күзәтәм, укыйм. Куштауны яклаучылар арасында бары тик шул мәсьәлә белән генә чикләнгәннәр дә бар. Мәсәлән, алар арасында Мәскәү сәясәтен, шәхсән Путинны, сугышны хуплаучылар күп һәм сугышка дип һуманитар ярдәм дә җыя. Әмма Куштауны яклаучылар арасында, аннары Баймакта Алсыновны якларга чыкканнар арасында да, бүген Кырыктытау дип йөрәкләре көйгәннәр арасында капма-каршы фикердә булучылар бар. Алар дәшмәскә өйрәнде, чөнки бер сүз өчен кеше төрмәдә чери алганын күрделәр, тик күңелләрендә ризасызлык һәм ачу бар. Менә бу хисләр көтелмәгән вакытта ташып чыгарга мөмкин. Әмма кайчан — билгесез.

Вәлиев шуны да исәпкә алырга тәкъдим итә. Биш ел элек булган Куштаудагы җиңү Русиядәге сугыш, кырыс сәяси шартлар дигән сылтау белән канун нигезендә дә юкка чыгарылырга мөмкин, ди ул. Бу шыпырт кына, астыртын эшләнәчәк, ди Вәлиев.

— Ул вакытта халык "Сода" ширкәтенең Куштауда эшчәнлеген туктата алды. Әмма мәсьәлә тулысынча хәл ителгән дип әйтеп булмый. Соңгы биш елда ни күрдек? "Сода" ширкәте хуҗаларын алыштырды һәм ул хәзер Путинга якын олигархлар кулына күчте. Моннан тыш, чимал мәсьәләсе дә хәл ителмәде, вәгъдәләр үтәлмәде, җитештерү ничек булды, шулай калды, мәсәлән, аны яңарту, модернизацияләү булмады.

Димәк, якын киләчәктә алар яңадан Шихан тауларының берсенә дәгъва итә башларга мөмкин. Моны юридик яктан ничек рәсмиләштерерләр, тауларны саклану статусларын ничек бетерәчәкләр — белмим, әмма уйлап табарлар. "Сода" өчен чимал мәсьәләсе хәл ителмәгәнгә күрә, хәзер аның буенча карар иң югары дәрәҗәдә кабул ителәчәк, Мәскәү үз сүзен әйтәчәк тә бетте-китте. Халык киртә була алмаячак инде, берсе дә сүз катмаячак, каршы торырлык бер көч тә юк. Куштауны яңадан эшкәртү турында карар чыгарулары мөмкин, — дип фаразлый әңгәмәдәшебез.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG