Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам китабы экстремист материаллар исемлегенә кертелде: бу юлы инде фән кешеләре язган сүзлек


Мәскәү мәхкәмәсе Дамир Мөхетдинов мөхәррирлегендәге "Төньяк Кавказда ислам" сүзлеген экстремистик материаллар исемлегенә кертте. Китапны Роман Силантьев шикаять иткән. Русия мөселманнары Диния Нәзарәтенә каршы башка котыртучылар да кушылды.  

11 август көнне Мәскәү мәхкәмәсе Дамир Мөхетдинов мөхәррирлегендәге "Төньяк Кавказда ислам" сүзлеген экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

Китапны мөфиятнең "Мәдинә" нәшрият йорты 2023 елны әзерләп чыгарды, ул "Русия Федерациясендә ислам" энциклопедик сүзлекләр сериясеннән. Бу хезмәт Русиянең төрле төбәкләрендә исламның барлыкка килү, формалашу һәм үсеш проблемаларын үз эченә алган тарихи материалны өйрәнүгә һәм системлаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге сериядә шулай ук "Башкортстанда ислам" сүзлеге дә бар.

Әлеге сүзлекләрне төзүне Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов башлап йөргән иде, баш мөхәррире булды.

Соңгы вакытта Мөхетдиновка карата басым артканы сизелә. Февраль аенда Z-блогерлар һәм урыс милләтчеләре аны күпмилләтлелек, татар телен һәм Алтын Урданы яклаганы өчен русофобиядә һәм пантюркизмда гаепләделәр. Алар аны Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын боза диделәр.

Мөхетдинов русофобиядәге гаепләүләрне кире какты. "Миңа тагылган бу уйдырмаларны тулысынча кире кагам, чөнки алар минем рухыма, тәрбиямә, белем дәрәҗәсенә, утыз еллык дини эшчәнлегемә хас түгел", диде ул һәм соңгы вакытта үзенә карата булган тәнкыйтьне һәм гаепләүләрне аерым кешеләрнең эчке дөньясының чагылышы дип әйтте.

Менә күп тә үтмәде, Мөхетдинов чыгарган "Төньяк Кавказда ислам" китабы тәнкыйть утына эләкте. Медиалар язуынча, Мөхетдинов биш мең сум штрафка тартылган, ә Русия мөселманнар Диния Нәзарәтенә 50 мең сум штраф салынган. Имеш сүзлектә террорчылыкка катнашы булган кешеләр һәм оешмаларның исемнәре китерелә диелгән. Аерым алганда Русиядә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән чечен сугышчылары лидерлары Шамил Басаев, Хәттаб,Мәүләди Удугов, шулай ук Аслан Масхадов, Зелимхан Яндарбиев исемнәре китапта террорчылар буларак махсус тамгаланмыйча бирелгән диелде, әле бу гына да түгел аларны уңай яктан язганнар, имеш.

Сүзлекнең авторлары – Көнчыгыш институтның Үзәк Азия, Кавказ һәм Урал-Иделне өйрәнү үзәге мөдире Владимир Бобровников, МГИМОның Кавказ проблемнары һәм төбәк иминлеге үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Әхмәт Ярлыкапов, ислам белгече Михаил Рощин кебек фән өлкәсендә шактый абруйга ия шәхесләр.

Ислам теологиясе өлкәсендәге магистр, диннәрне өйрәнүче Ислям Тохлу Азатлык Радиосына әйтүенчә, энциклопедияне террорчылыкка катнашы булган кешеләр исемнәре кергән дип гаепләү акылсызлык, чөнки бу фәнни хезмәт.

"Ул бит энциклопедия, анда төрле мәгълүмат керүе табигый. Бигрәк тә Русиядә хәзер террорчылык аңлатмасы бик киң мәгънәдә кулланыла һәм дә бу арта гына бара. Кич террорчылык белән бәйле булмаган әйбер дә иртән инде үзгәрә ала", ди Тохлу.

Аның әйтүенчә, Русиядә ислам әдәбиятын тыю тренды инде күптән башланды һәм бу максатчан сәясәт.

"Хәтта Коръәннең кайбер тәрҗемәләре дә, хәдисләр җыентыгы да тыелды, хәзер илдәге системның башы киткән саен бу хәл дә арта", ди ул.

Тохлу бәлкем Диния нәзарәт яки Мөхетдиновка басым ясарга телиләрдер һәм ниндидер сәхнә арты уеннары барадыр дип тә саный. Шул ук вакытта ул Русиядә бөтен мөфтиятләр дә шул бер патшага буйсына дип өсти.

Китапны үзен ислам белгече дип санаган Роман Силантьев шикаять иткән. Әлеге хәлне Силантьевның Диния нәзарәте һәм аның җитәкчелегә каршы оештырган чираттагы җәнҗалы дип тә әйтеп була. Ул Русиянең төп рәсми ислам структурасын – Диния Нәзарәтен тыярга һәм юкка чыгарырга кирәк дип күптәннән өнди.

Хәзер инде аңа кайбер башка котыртучылар да кушылды. Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов бу хакта үз Telegram каналында язды.

"Без көткәнчә мөһим мәгълүмат килде… Төркем белән язылган әсәрнең идеологик тамырлары Русия мөселманнары диния нәзарәтеннән башланганны исәпкә алганда, тиздән бу "экстремистлар оясына" "табиб" җибәрерләр. Күптән вакыт", ди ул.


"Нерусский" телеграм каналын алып баручы Ринат Мөхәммәтов язуынча, "Русиядә ислам" сүзлекләре 15 ел инде Мөхетдинов тарафыннан дәүләт акчасына, аерым алганда Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау фонды акчасына чыгарыла.

"Формаль рәвештә мәхкәмә сүзлектә экстремистик оешмалар һәм исемнәргә тамгалар куелмаганга бәйләнде. Диния нәзарәтнең бу тамгалар массакүләм мәгълүмат чараларына һәм социаль челтәрләргә генә кагыла, ә академик басмаларга куелырга тиеш түгел дигәнгә мәхкәмә игътибар итеп тормады. Хәтта мәкалә авторларын – Русия фәннәр академиясе, МГИМО хезмәткәрләрен да чакыруны кирәк санамады", дип яза Мөхәммәтов.

"Мәдинә" нәшрият йорты һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәте белдерүенчә, алар үз хокукларын яклауны дәвам итәчәк, Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе карары шикаять ителәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG