Reuters: Путин Трамп белән очрашуда санкцияләрнең бер өлешен гамәлдән чыгаруны таләп иткән

Путин һәм Трамп Аляскада очрашудан соң, 15 август 2025 ел.

Шулай ук Украинаның кайбер төбәкләрендә яки бөтен ил буйлап урыс теленә рәсми статус бирүне сораган.

Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Доналд Трамп белән очрашу вакытында Украинадагы сугышны туктату килешүе кысаларында аннексияләнгән Кырымны Русиянеке итеп тануны таләп иткән. Бу хакта үз чыганакларына таянып Reuters яза.

Әлеге тану бары тик АКШ тарафыннан гынамы, әллә бөтен Көнбатыш илләре һәм Украина ягыннан танылырга тиешме, ачык әйтелми. Агентлык чыганаклары сүзләренчә, Путин шулай ук Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең, ким дигәндә, бер өлешен алуны таләп итә.

Путин тәкъдименә күрә, Киев Донецки һәм Луһански өлкәләреннән хәрбиләрен тулысынча чыгарырга тиеш булачак, ә моның хакына Русия Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә фронт сызыгын "туңдырып" куячак дип вәгъдә ителә. Украина инде үз җирләреннән, аерым алганда Донецки өлкәсеннән чигенәчәген кире какты.

Хәбәрләргә күрә, Русия Сум өлкәсенең төньягындагы һәм Харьков өлкәсенең төньяк-көнчыгышында оккупацияләнгән җирләрнең чагыштырмача кечкенә өлешләрен кире кайтарырга әзер.

Чыганаклар белдерүенчә, Русия Украинаның кайбер төбәкләрендә яки бөтен ил буйлап урыс теленә рәсми статус бирүне, шулай ук илдә Мәскәү патриархаты карамагындагы Урыс православ чиркәвенә ирекле эшчәнлек алып баруны таләп итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!