Буа театры мөдире Раил Садриев эшендә зыян күләме 18,6 млн сумга җиткән

Раил Садриев

Садриевның 105 млн сумлык милкенә арест салынган.

14 августта Буа районы мәхкәмәсендә Буа драма театры мөдире, сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка ачылган җинаять эше карала башлады.

Беренче утырышта прокурор Ренат Хәйбуллов 180 биттән торган гаепләүне укый башлаган. Әлегә аның дүрттән бере укылган дип яза "Бизнес Онлайн".

Тикшерү мәгълүматына караганда, Садриев сәнгать җитәкчесе буларак театр исеменнән 2015 елдан ук төрле оешмаларда чаралар уздырган, мәсәлән Яңа ел бәйрәмнәре, һәм аның өчен акчаны хатыны исеменә ачылган шәхси эшмәкәрлек реквизитларына алган. Нәтиҗәдә, акча театр бюджетына кермәгән. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәрлек оешмасы белән театр арасында бернинди дә килешүләр булмаган, акчаны, имеш, Садриев үз белдеклеге белән кулланган.

Тагын берничә эпизод Татарстанның кайбер районнарында "Дәрвиш" моноспектаклен күрсәтү белән бәйле. Бу тамашалар 2023 елда куелган һәм акчалар шулай ук шәхси эшмәкәрлек хисабына киткән.

Җинаять эше ачылганда зыян күләме 450 мең сум диелсә, хәзер 18,6 млн сумны узып киткән. Башка эпизодлар киләсе утырышларда укылачак. Прокурор сүзләренчә, барлыгы 14 эпизод каралачак.

Тикшерү белдерүенчә, Садриев вазифасыннан файдалануда (өч эпизод), хәрәмләшеп зур күләмдә (биш эпизод) һәм аеруча зур күләмдә (биш эпизод) акча үзләштерүдә һәм акча таратуда гаепләнә. Әлеге җинаятьләр өчен Русия җинаять кодексында 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралаган.

Садриевның 105 млн сумлык милкенә арест салынган.

Садриевка якын чыганаклар "Бизнес Онлайн"га сөйләвенчә, әлеге акча фестивальләр, гастрольләр, лабораторияләр, декорацияләргә, эш сәфәрләрен түләүгә киткән, дәүләт бюджетыннан моның өчен акча алынмаган.

Раил Садриев былтыр 20 майда тоткарланды. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны — Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.

"Бизнес Online" мәгълүматынча, Садриев гаебен танымый.

  • 2024 елның 28 маенда Татарстан язучылар берлеге идарәсе 450 мең сум үзләштерүдә шикләнелүче Садриевны яклап ачык хат белән чыкты. Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе башлыгы Валерий Липскийга язылган ачык хатны Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәисе Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.
  • "Раил Илдар улы бар көч-егәрен куеп иҗтиһат иткән, гомерен багышлаган театр эшчәнлегеннән читләштерелде. Бу – республикабызның театры, әдәбияты һәм сәнгате өчен дә авыр сынау булып тора. Без әлеге эшнең гадел рәвештә каралуына ышанабыз, һәм Сездән, хөрмәтле Валерий Андреевич, Раил Садриевка һөнәри эшчәнлеген дәвам иттерүдә булышлык күрсәтүегезне үтенәбез. Ул безнең республикабызның да, илебезнең дә лаеклы мәдәният эшлеклесе булып тора", диелә ачык хатта.
  • 24 майда Татарстан театр әһелләре дә Раил Садриевны яклап Тикшерү комитетына ачык хат белән чыкты.
  • Май ахырында исә Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан хәрбиләре республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать яздырган иде. Алар Миңнехановның Садриевка ачылган җинаять эшенә тыкшынуын сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!