Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш җыенында берлекнең Русия Язучылар берлегенә керү мәсьәләсе өчен тавыш бирү узачак. Җыен 3 октябрьгә билгеләнгән. Моны Бизнес Онлайнга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла раслаган.
"Нишләргә? Хакимият вертикале — популяр тренд. Әгәр бердәмлек тигез булса, без Русия Язучылары берлегенә керергә каршы түгелбез. Без моңа беркайчан каршы тормадык. Иң мөһиме — безнең белән тигез дәрәҗәдә сөйләшсеннәр", дигән ул.
Зәйдулла хәлне драматизацияләргә кирәкми ди. "Язучылык — шәхси эшчәнлек, Аллаһ сине сәләт бирсә, син язасың, сиңа кайсы берлектә торуың артык әһәмиятле түгел. Күп кенә безнең язучыларыбыз төрки илләрдә китапларые бастыра, анда кайсы берлектә булуын сораучы юк. Без Мәскәү җурналларында да бастырылабыз, анда да кемнең нинди әгъзалыкка ия булуын сорау юк", дигән Татарстан берлеге рәисе.
Шул ук вакытта "БИЗНЕС Online" ачыклаганча, республика берлегенең федераль берлеккә ничек керәчәге төгәл билгеле түгел. Зәйдулла автономияне сакларга тели. Бу мәсьәләләрне 25 августта Русия Язучылар берлеге идарәсенең җавапле секретаре Николай Иванов Казанга килгәч сөйләшергә җыеналар. Ул Муса Җәлилне искә алу көнендә һәм Туфан Миннуллинның 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итүдә катнашу өчен чакырылган.
Драматург Мансур Гыйләҗев федераль берлеккә керүдән татар язучылары отачак дип саный. Язучы, "Казан утлары" баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин "сүз инде кушылу-кушылмау турында бармый", иң мөһиме татар язучыларына зыян килмәслек шартлар яуларга кирәк ди.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова без 30 ел уңышлы эшләдек, эшчәнлекне хәзер дә үзаллы алып бара алабыз дип саный. Әмма бу җыенда федераль берлеккә каршы булган язучылар да "әйе" дип җавап бирәчәк, каршы торырга батырчылык итмәячәк дип фаразлый.
Быел Русия Язучылар берлегенә Башкортстан Язучылар берлеге дә керде. 3 июльдә узган җыенда республика берлегенең низамнамәсенә үзгәрешләр кабул ителде.
Татарстанда Русия Язучылар берлегенең бер бүлеге бар: ул 2022 елда теркәлде, аны Татьяна Сушенцова җитәкли. 2020 елда ул вакытта Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов Русия берлегенә Татарстан язучылар берлеген алырга кирәклеген белдерде. Моны ул "җирләрне җыю" дип атады. Бу вакытта Татарстан берлегенең элекке рәисе Данил Салихов Мәскәүгә дә барды.
30 ел мөстәкыйль оешма булып яшәгән Татарстан язучылар берлегенең Русия язучылар берлегенә керү ихтималы татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Татарстан берлеге әгъзалары Русия оешмасы белән кушылуга каршы чыкты, Салиховның кушылу турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләте булмавын белдерде.
Казанда Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп иткән пикет та узды.
2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Ул Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!