11 августта Русиядә WhatsApp һәм Telegram мессенджерлары аша сөйләшеп булмый дигән зарлар тарала башлады. Мондый хәбәрләр иртәнге якта Башкортстаннаның кайбер районнарыннан килә башлады, аннары башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә язды. Татарстанда да кайбер операторлар шушы ике мессенджер аша сөйләшүләрне томалый.
Ни булды соң? WhatsApp һәм Telegram-ны Русиядә томалауга бер адыммы бу, әлллә сөйләшүләрне тыю барәбәренә, халыкның ачуын чыгармас өчен бу мессенджерларны саклап калмакчылармы?
11 августта Forbes Русиянең иң эре элемтә операторлары хөкүмәттән чит ил мессенджерларында, шул исәптән WhatsApp һәм "Телеграм"да, шалтыратуларны тыюны сораган дип язды.
Нидән башланды
МТС, "МегаФон", "Билайн" һәм Т2 операторлары әлеге тәкъдим белән май ахырында элемтә үсеше турында стратегик утырышта чыккан диде басма үз чыганакларына сылтанып.
Журналист Ксения Собчак үзенең "Кровавая барыня" телеграм-каналында язганча, алар моны санкцияләр аркасында чыгымнарның артуы, җиһазларның кыйммәтләнүе һәм мобиль трафикның кискен үсүе белән аңлаткан.
Шул сәбәпле, операторлар мессенджерларда тавышлы шалтыратуларны тыю трафикны гадәти мобиль шалтыратуларга кире юнәлтергә мөмкин дип саный. Моннан тыш, алар фикеренчә, мондый карар киберҗинаятьчелеккә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк, чөнки җинаятьчеләр еш кына корбаннарына WhatsApp һәм "Телеграм" аша шалтырата.
Шулай ук, Собчак язуынча, чит ил мессенджерларында шалтыратуларны тыю аларны тулысынча ябу ихтималын киметәчәк, "чөнки куәт оешмаларының төп дәгъвалары бетереләчәк".
БУ ТЕМАГА: Сезнең Telegram һәм Whatsapp язышуларын күзәтәләрме һәм иминлек өчен нишләргә кирәк?Мессенджерларны томаламый гына шалтыратуларны тыеп буламы?
Була. 2024 елның октябрендә үк Роскомнадзор җитәкчесе Андрей Липов мессенджерлар аша шалтыратуларны томалау мөмкинлеге барлыгын әйткән иде:
"Без мессенджер аша шалтырату мөмкинлеген чикли алабыз. Мессенджер эшләвен дәвам итәчәк, әмма шалтыратып булмаячак. Бу телефон аша алдау очракларына каршы көрәш чарасы буларак кулланылырга мөмкин адым", диде ул.
Эш шунда ки, WhatsApp та, Telegram да шалтыратулар өчен ышанычлы шифрлау куллана һәм кулланучыларга сөйләшүләренә "арадагы өченче кеше" килеп кермәвен тикшерү өчен махсус кораллар бирә. Әмма төп трафик, гадәттә, турыдан-туры әңгәмә коручылар арасында бара һәм мессенджер серверларын әйләнеп үтә. Серверлар исә кулланучыларның кушымталарын тоташтырырга гына ярдәм итә. Һәм бу шалтырутуларны томаларга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Роскомнадзор шушы ысулны куллана дигән хис бар.
WhatsApp-ны тыюга бер адыммы?
"Интернетны яклау җәмгыяте" оешмасына нигез салучыларныд берсе Сергей Бойко моңа гади техник өзеклек дип кенә карарга ярамый дип саный. Ләкин кискен генә томалап куймаслар дип уйлый.
"WhatsApp-ны Русиядә якынча 90 миллион кеше куллана. Дәүләт бөтенесен берьюлы өзеп кую өчен җаваплылыкны үз өстенә алмас. Шуңа күрә без моны "сервисның әкренләп деградациясе" дип атыйбыз – бер эшли, бер эшләми", диде ул Дождь телеканалы эфирында. Былтыр YouTube-ны да шулай әкренләп томаладылар.
Эксперт фикеренчә, бу – Роскомнадзор белән элемтә операторлары эше. Техник яктан бу мөмкин, һәм авыр да түгел, – ди Бойко.
Ул томалауларның бер сәбәбе - Мах Русия мессенджерын алга сөрү.
"Менә бит үзебезнең бик яхшы мессенджер бар, анда "иптәш майорга" сөйләшүләрне җайлы гына тыңлый ала. Кулланучы өчен барысы да элеккечә бушлай кебек күренәчәк. Тик ирек белән генә түләргә туры киләчәк, әмма моны һәркем уйлап бетерми", диде Сергей Бойко.
Сентябрьдә WhatsApp-ны томалау хәл ителгән мәсьәләгә охшаган, дип саный Mobile Research Group җитәкчесе Эльдар Мортазин да.
Томалауның чын сәбәпләре
Мессенджерлар аша акча урлау, җинаятьләр кылырга җәлеп итү - WhatsApp-ны чикләүнең төп сәбәбе дип дәүләт шушыларны атый.
LiveInternet ширкәте җитәкчесе, Интернетны үстерү институты шурасы рәисе Герман Клименко аноним шалтыратуларны тыю интернет аша акча урлаулар санын киметә ала дип саный. "Бу бердәнбер ысул түгел. Ул вазгыятьне тулысынча коткара алмый, ләкин бераз ярдәм итәчәк", ди ул.
Шулай да төп сәбәпләрнең берсе дип Русиядә уйлап табылган Мах мессенджерын халыкка тагарга тырышуны атый белгечләр.
"Мах-ны рекламлау өчен күпме акча бүленгәнен исәпкә алсак (ә бу бик зур акчалар, дәүләт акчалары), бу пропаганда. Мах-та тормыш юк, кешеләр сөйләшми. Гәрчә минем анда 300ләп контакт бар. Бер генә кеше язды: "Син хаклы түгел, безнең статистика әйбәт" диде ул. Бу кеше шушы Мах-ны алга сөрү белән шөгыльләнә. Әйе, Телеграмны кулландырмаска тырышырга була. Ләкин бу тыю кешенең ачуын чыгара", дигән Эльдар Мортазин "Бизнес Онлайн"га.
Ул шулай ук томалауларга белән генә Мах-ка кешене җәлеп итеп булмас дип саный: шул ук YouTube бүген дә Русиядә иң популяр сервисларның берсе булып кала, бары тик трафик кына хәзер VPN аша ага. Бу тыюлар белән без кешеләрне VPN кулланырга этәрәбез ди ул.
БУ ТЕМАГА: Русиядә "экстремист" материалларны интернеттан эзләү тыелачак. Штрафлар кемгә яный һәм VPN‑сервислар канунсыз булачакмы?Дума депутаты томалауларны кире кага
Русия Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисенең беренче урынбасары Антон Ткачев WhatsApp-ны Русиядә томалау ихтималын кире какты.
Моны нигезсез имеш-мимешләр дип белдергән ул "Известия"гә.
Шул ук вакытта ул "зур дүртлек" мобиль операторларының мессенджерлар аша шалтыратуны тыю тәкъдиме белән чыгуын раслаган. Ткачев сүзләренчә, операторлар бар инфраструктураны саклау өчен өстәмә табышка ихтыяҗ барлыгын белдергән һәм мондый чара трафикны мессенджерлардан гадәти тавышлы шалтыратуларга кире кайтарыр дип аңлаткан.
Әмма депутат фикеренчә, мондый тәкъдимнәр технологик үсешкә каршы килә һәм интернет аша аралашырга ияләнгән кулланучыларда ризасызлык уятачак.
WhatsApp-ка алмаш бармы?
Русия кулланучыларны хәбәр итүенчә, ике мессенджер да VPN белән эшли, сөйләшеп була. Русиядә Signal, Viber мессенджердары да тыелган. Чит илләрдә яшәүчеләр Zoom, Google Meet, Teams сервисларын кулланып була дип белдерә. Әлегә Вконтактега чит ил номеры белән теркәлергә була, һәм аның аша шалтыратып та була, ләкин Вконтактены иминлек хезмәтләре яхшылап күзәтеп тора. Репостлар, фикер калдырулар өчен эзәрлекләнүче русияләр күп, шул исәптән татар активистлары да бар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!