Дөнья мөселманнары Рамазан гаетен бәйрәм итә. Кайбер җирләрдә бу бәйрәм өч көн дәвам итә. Бәйрәмнең беренче көне – иң мөһиме. Бу көнне мөселманнар үз мәчетләренә гает намазына барды. Бәйрәм уңаеннан шулай ук уртак табыннар корыла, мохтаҗларга хәер бирелә.
Дөнья мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итә

2
Әр-Риадның Турки бин Габдулла мәчетендә намаз вакытында согуд малае югарыга карый

3
Бишкәк үзәгендәге бер мәйданда кыргызлар гает намазына баскан

4
Багдадның Садр-Сити өлешендә бәйрәм татлылары әзерләнә

5
Таҗикъстан башкаласы Дүшәмбедә намазга җыелган мөселманнар

6
Ашгабадның Әр-Тогрул мәчете янында

7
Дүшәмбедә балалар бәйрәм бүләкләре, татлылар һәм хәер җыя.

8
Әфган президенты Хәмит Карзаи (уңда) бәйрәм намазын президент сараендагы мәчеттә укыды

9
Бишкәктә кыргыз полиция хезмәткәрләре

10
Багдадта мөселманнар бер-берен бәйрәм белән котлый

12
Босниянең Мьестова Равна авылы мәчетендә

13
Косово башкаласы Приштинада бәйрәм намазы

14
Индонезиянең Ява утравында яр буенда хатын-кызлар бәйрәм намазы укый